Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәгә Алексей Чупин килде

Районыбызда Спорт музее оештыру эшләре башлануы буенча хәбәр иткән идек. Шул уңайдан Татарстан Республикасының ветераннар Советы вәкилләре килде.

чрашуга Россия хоккейчысы, алкалы хоккей буенча өч тапкыр Россия чемпионы, Халыкара класслы спорт мастеры Алексей Чупин һәм Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Павел Никулин килде. Алар Яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты, Ветераннар советы эшчәнлеге белән танышкач, “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгенең актлар залында спортның төрле төре белән шөгыльләнүче яшь балалар белән очраштылар. Әлбәттә үзәктә – легендар спортчы Алексей Чупин булды. Өлкәнрәк буын яхшы хәтерлидер – “Ак Барс” командасаның алкалы хоккейда 1990 елларның легендар снайперы ул. Шөкер, аны яшь буын да яхшы белә – Чупиннан автограф алырга теләүчеләрдән тулы бер чират хасил булды. Балалар легендар спортчыларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Соңыннан район башлыгы Рөстәм Хисам иев белән дә очраштылар – хакимияттә эшлекле киңәшмә узды. Кунаклар районыбызның ветераннар спортына уңай бәя бирделәр. Гомумән Әтнә районын бик якын итүләрен, ошатуларын белдерделәр. Бездә музейга тупланган экспонатларга соклануларын да әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев