Әтнәгә кара каргалар килде
Хәбәрләр

Әтнәгә кара каргалар килде

Алар - язның чын символы, без аны һәр елны көтеп алабыз.

Әле кичә генә ояларын карап уздым. Тынычлык, ояларында ак «шапка» иде. Ә бүген исә күбесе «шапка»ларын салганнар, ояларын каргалар сырып алган – күңелне күтәрә торган «яз тавышы» ишетелә.

Кара карга килгәч, яз килә, диләр. Һәм бу чынлык. Бу гади әйтем генә түгел, ә табигатьнең даими циклын, яшәешнең яңаруын, һава торышының үзгәрүен күрсәтүче билге.

Кара каргалар, үзләре аңламаса да, безгә язның мөбарәк булуын игълан итәләр, җылылык, яшәү һәм шатлык китерәләр.


Нет комментариев