Район хакимитяе каршында эшләп килгән юл иминлеге тәэмин итүче комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Кара көзгә кердек.
Көнүзәк мәсьәләсендә район юлларының торышы турында сүз алып барылды. Октябрь аена кердек. Яңгырлар да ява башлаячак дип кисәтә синоптиклар.
Бу чорда да районыбыз басу-кырларында эшләрнең гөрләп барган чагы. Көннәр коры торганда авыл хуҗалыгы техникаларының гомуми юлдан йөрүләре бернинди дә куркыныч тудырмый, ә инде яңгырлы көннәрдә, зур техникаларның тәгәрмәчләренә ябышып чыккан балчык җиңел машиналарга һәм башка техника чараларына бик зур куркыныч тудырырга мөмкин.
Утырышта бу хакта кабаткабат әйтелде. Күмәк хуҗалыкларга игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясалды. Гомумән, һәркемгә, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Нет комментариев