Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәләр! Идән астына яки базыгызга су кермәдеме?

«Атня-информ»ның социаль челтәрләрендә “Идән астына яки базыгызга су кермәдеме?” темасына сораштыру уздырган идек. Нәтиҗәләре белән таныштырырга булдык.

Бер яктан караганда, бу елның бер фасылына гына бәйле проблема кебек. Гадәттә, базда яки идән астында су кар эреп беткәч барлыкка килә һәм арта башлый...

Икенче яктан карасак, бу киләчәк проблемасы да булмагае әле. Ни өчен дигәндә, азмы-күпме экология белән таныш кеше аңлый – төче су җитмәүдән азапланучылпар саны артканнан-арта. Кайбер күңелсез фаразларга караганда, гасыр ахырында сусызлык проблемасы плантеда яшәүчеләрнең 50 %на кагылыр диләр...

Ә безне бүгенге көн һәм базга яки идән астына грунт суы керү борчый. Сораштыру нәтиҗәләре һәм җыйган мәгълүматлар шул хакта.

Сораштыруның “ВК” битендә 20 кеше җавап биргән. Ни хикмәт, нибары 25 % кына “Су кергәне юк”, дип җавап биргән. Димәк, 75 %, ягъни, сораштыруда катнашучыларның дүрттән өч өлеше су керүдән иза чигә. Аерым алсак, 30 % “Әйе, су керде”, дигән. 20 % “Юк әле” дисә дә, хәвефләнеп су керүен көтә.

Менә шундый саннар, җәмәгать.

ИГЬТИБАР ИТЕГЕЗ!

Еш кына язгы су басу – түбәндәге барлык факторларның бергә кушылуы нәтиҗәсе:

  1. грунт суларының югары булуы;
  2.  гидроизоляциянең зарарлануы яки фундаментта ярыклар барлыкка килү;
  3. җир өстендәге суның агып китмичә җыелып торуы.

Проблеманы хәл итү өчен гадәттә комплекслы якын килү таләп ителә: Әйтик, барлык конструкцияләрне ремонтлаудан алып дренажны төзекләндерүгә кадәр эшләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев