Автоинспекторлар өчен - «Язгы каникуллар»
2026 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Язгы каникуллар» чарасы узачак.
2026 елның 2 аенда республика юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 45е яраланган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган.
Район автоинспекторы Айнур Ямалиев белән дә бу хакта әңгәмә уздырдык. Бу яктан бездә чагыштырмача тыныч булса да, тынычланырга ярамый. Әтнәбез балалары да олы юл аркылы махсус кичү аша йөриләр, ә кайвакыт юл кагыйдәләрен бозган хәлдә юлны аркылы йөгереп чыгалар...
22 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган һәм 27се яраланган. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәкләр. Мондый хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә машина йөртүчегә – биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – илле мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумга кадәр штраф каралган.
Җәяүле балалар катнашындагы 18 юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшь юл хәрәкәтендә катнашучы яраланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен ул йөри торган мәгариф оешмасына тапшырылачак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев