Авыл җирендә эшләүче яшьләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр арткан
300 мең урынына 750 мең сум!
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе съездында хәбәр иткәнчә, агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителгән.
– Агымдагы елдан «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты старт ала. Аның буенча якындагы өч елга, федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, 3,1 миллиар сум финанслау лимитлары каралган. 1 гыйнвардан республика агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителде: 300 мең урынына 750 мең сум. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан беренче тапкыр 2,5 тапкырга артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев