“Авыз тутырып ипи ашыйсы килә”
Хәбәрләр

“Авыз тутырып ипи ашыйсы килә”

Борһан бабай Сабиров – Ташчишмә авылында яши һәм ул як халкы өчен шактый билгеле шәхес.

Инде оныгының оныгы бар

Билгеле шәхес булу сәбәбе тыл хезмәткәре буларак кына түгел... Хәтта 97нче яше белән баруына да бәйле түгел... Хәер, болары гына да зур әһәмияткә ия фактлар аның. Беренче чиратта, тирә-якта зур хөрмәт-дан казанганга, кешелекле булганга яраталар аны. Үзара әңгәмә барышында моңа үзем дә инандым. Һәр сүзен уйлап һәм «тәмле итеп әйтә» ул. Әлбәттә, моңа еллар агышы белән бергә тупланган зур тәҗрибә дә, авылда яшәп бары яхшы кешеләр белән генә аралашу да зур йогынты ясыйдыр...
— Әлегә кадәр урамга да чыга идем... — дип уңайсызланып елмая.
«И-и, Борһан бабай, үз акылыңда һәм үз аягыңда булып, саулык-сәламәтлек белән бу яшькә җиткәч һич кенә дә уңайсызланырлык түгел инде», — дим. Ә ул кабат елмая...
Агымдагы елның 15 маенда 96 яшь тулды аңа. Шөкер, өйдәгеләр белән аралаша, хәтта киңәшләрен бирә — биредә барысының да кадерлесе ул.
Бу очракта бабайны кадерләп тотучы әнә шул балаларын искә алу урынлы булыр. 5 баланың сөекле әтисе, 10 оныкның, 19 оныкчыкның һәм 1 бишенче буын баланың яраткан дәү әтисе-бабайсы ул.
Аерым алсак, Сталин үлгән елны өйләнешкән җәмәгате Гөлшәһидә белән 3 ул һәм 2 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Фәйзетдин Арчада училищеда укый һәм Казанга китеп 22 заводка эшкә урнаша. Илебез үсеше өчен гаять кирәк булган самолетлар төзүдә катнаша ул. Ә менә кече улы Надир әти-әни янында, төп нигездә кала. Янә бер улы — Басыйр, берничә ел элек вафат булган. Кызлары Мөршидә һәм Мөкәрәмә дә шушы ук авылда үз гаиләләре белән яшиләр. Берара алар фермада да эшләп алалар. Инде алар үзләре дә әби-бабайлар. Әмма без Борһан бабай белән әңгәмәбезне ерактанрак, ул үзе бала булган вакытны искә алудан башладык.

Хезмәтле балачак

Әтисе Сабирҗан белән әнисе Бибихәдичәнең бердәнбер кадерлесе булып үсә ул. Дөрес, аннан кечерәк энекәш-сеңелкәшләре дә була, тик тугач ук вафат булалар.
— Шулай да иркәләнеп ятмадым, бик иртә эшли башладым. Мин генә дә түгел, бөтен яшьтәшләр дә яшь Совет илен күтәрү өчен көч түктек, — ди.
Әлбәттә, монысы рәсми эш чоры түгел, безнеңчәгә туры китереп әйтсәк, күмәк хуҗалыкка ярдәм итү дип аңларга кирәк моны. 
— Без, яшь балалар 7-8 яшьлек чактан ук басуда тырма артыннан чүп җыеп йөри идек, — ди.
Әнә шулай балачакның гүзәл чоры хезмәт белән ачыла аның өчен. Һәм шулай ук дәвам да итә. Чөнки 3-4 елдан соң, күңелле балачакны, корган бөтен хыялларны чәлпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Аңлашыладыр, сугышка кадәр туган яшь буын өчен, беренче чиратта, газаплы хезмәт һәм ашарга җитмәү чоры башлана.
Бу вакытта инде әтисе шактый өлкән яшьтә була. Шул сәбәпле аны сугышка да алмыйлар. Әлбәттә, кечкенә Борһан өчен Бөек Ватан сугышы чорында әти белән янәшә яшәү зур терәк була. Шул ук вакытта сыерлары булу да ярап куя.
— Шөкер, сыердан өзелмәдек, — ди. 
«Сыеры барның — сые бар» әйтеме әнә шул чорда туган, күрәсең. Әлбәттә, әнә шул сыерга кышка азык әзерләү өчен нык тырышырга туры килә. Чөнки әти-әнисе колхоз эшеннән кайтып керә алмыйлар, шуңа күрә сыерга кышка печән әзерләү дә, күбрәк, аның өстендә була. Бу елларны әтисе ат җигә, әнисе төрле эш башкара. Ә Борһан бу чорда Ташчишмә башлангыч мәктәбендә дә укый.
— Тик IV сыйныфны укып бетерә алмадым, мине колхоз эшенә чакырдылар, — дип сөйли ул. 
Бөек Ватан сугышының бик авыр еллары була бу. Уртак Җиңү өчен бөтен халык үз көчен кертә һәм аннан Борһан кебек кечкенәләр дә читтә калмый.
Чаларгач, аттан үгезгә күчерәләр
Баштарак ул ат җигә. Фермадагы тиресне басуга түгә, салам ташый, көлтәләр кертә... Бу вакытта колхозның бер торакта — савым сыерлары, икенчесендә таналары була. Әнә шуларны тәрбияләүгә җәлеп ителә ул. Ә инде бераз шомаргач, аңа үгез җигә башларга туры килә. Шул ук эшләр — тик инде аларны үгез җигеп башкарырга туры килә.
Эшкә баш-аяк чумган бер чорны аны һәм яшьтәшләрен Иске Өҗем авылындагы югарырак сыйныфларга укырга чакыралар. 
— Инде эшкә бер тотынгач кабат уку дип йөреп булмады шул, — ди Борһан бабай.
Өстәвенә карусыз, тырыш, ни кушсаң да җиренә җиткереп башкаручы малайны эштән җибәрәселәре дә килми. Эшче көчләр һаман да бик кирәк еллар була әле бу. Шулай итеп ул колхоздагы эшен дәвам итә. Һәм моңа тамчы да үкенми кебек. Әнә бит:
— Тормышымнан бик канәгать мин, — ди.
Ашау-эчү — начар, ягарга — юк 
Шулай да сугыш чорында ашау-эчү такы-токы гына була. Балалык сәбәплеме, барысы да, чагыштырмача, җиңел узган. Аннан соң:
— Аргы як бай булды — безне шул коткарды, — дип өстәп куя. 
Аргы як дигәне Ашыт елгасының теге як яры икән. Анда үләннең бар төре дә үсә. Үзе дә:
— Ашарга яраклы үләннең берсен дә калдырмадык. Хәер, бөтен ил күргәнне безнең буын да күтәрде, — дип куя.
Шунда ук:
— Авыр иде. Әле дә хәтерлим, әни черек бәрәңгене киптереп уа да, шуның оныннан күмәч пешерә иде. Бик тәмле иде ул, — дип өстәп куя.
Черек бәрәңге турында күп тапкырлар ишеткән бар, күп тапкырлар яздык та инде. Шунысы кызык, өлкәннәр арасында:
— Хәзер элекке сыман тәмле түгел ул бәрәңге күмәче, — диючеләр дә булды.
Элек тә тәмле булмаган инде ул, ачлык чорда ашказанын тутырырга ризык булгач яраган — бик тәмле тоелган, күрәсең.
Ашау-эчү бер хәл, әле бит өйнең дә җылы булуы кирәк. 
— Өйне, еш кына, әрем ягып җылыта идек. Әни "кысыр калган җир«дә үскән әремне җыеп кайта иде. Бик яхшы яна, җылысы да яхшы иде аның, — дип искә ала Борһан бабай.
Әлбәттә, зәмһәрир суыкларда әрем ягып кына өйгә җылылык төшми. Шуңа күрә кышкы чорга дип басуда яки куаклыкларда ауган-түнгән агачларны җыялар. 
— Өстеялдан да ала идек, — ди. 
Анысы авыл исеме икән.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Арча районының Ташчишмәдән ерак булмаган авылы ул. Рәсми исеме — Кече Әтнә. Хәзер инде ул авыл юкка чыккан.
Алар урманга якын булгачмы, утын әзерләп сата торган булганнар, күрәсең.
Тагын бер газап буларак истә калганы — кул пычкысы белән әнә шул утыннарны кисү була. «Ул вакытта „Дружба“ юк шул», — дип көрсенеп куя ул.
Шунысы кызык, берара ул да, әтисе дә ат җигәләр. Кечкенә Борһан өчен бик кадерле мизгелләр була бу.
Десантчы
Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларны Борһан тагын да ныгып, җитлеккән яшүсмер егет булып әверелә. Гадәттә, бу чорны армия хезмәте алды еллары диләр. Кызганычка каршы, шул елларны әтисе вафат була. Ә Борһанны ФЗӨгә — Себердәге бер шәһәргә җибәрәләр. Әнисенең изге догалары сәбәплеме, шөкер, юлында гел уңай кешеләр очрап тора. Монда да зур бер түрә килә, егетләрнең һәрберсе белән кызыксына, сораша. Борһан белән дә әңгәмә кора.
— Мин — татар. Авылдагы өйдә әни беръялгызы калды, — ди ул.
Ә теге әнисенә ничә яшь булуын да сорый һәм:
— Сине нишләп ФЗӨгә җибәрделәр икән? — дип куя.
Әллә шул сәбәп, әллә башка — тик шунысы факт: бу сөйләшүдән соң озак вакыт та узмый, Борһанны өенә кайтарып җибәрәләр. 
Аннан соңгы чоры — армия хезмәте белән бәйле. Монда да тормыш аңа шәфәгатьле була. Ул чордагы 3 ел урынына ул бары 2 ел гына хезмәт итеп, кайтып китә. Дөрес, моңа әнисенең авыруы да этәргеч ясый.
Армия юлын Псков шәһәрендә десантчы булып уза. Заманында дистәләрчә тапкыр парашюттан сикерә. Әле дә ята торган караваты каршында ВДВ — десантчылар гаскәре эмблемасы тора. Ул хакта телгә алганда күзләре үк яна башлый. Бу чор аның күңеленә аеруча якын, күрәсең.
Бер хезмәт көненә — 200 грамм икмәк
Моннан соң хезмәт юлы кабат колхозда дәвам итә. Тик ул инде балта остасы вазифасын башкара.
— Колхоз остаханәсендә нинди эш бар, барысын да эшләргә туры килде. Колхозның басу тырмалый торган агач тырмалары әле дә истә. Үзе агач булса да, тешләре тимер була иде, — дип куя.
Шулай ук данлыклы Фәйзи Галиев җитәкче булган чорны да аерым бер яратып, горурланып искә алды.
— Шуны гына әйтү дә җитә: бөтен җирдә җимереклек, искелек, хәерчелек булган чорны да урманнан диләнкә алып, рәттән 3 ферма торагы төзетте ул, — ди.
Колхоз тормышының яхшыруын да әнә шул чор белән бәйли ул. Шунда ук:
—Колхоз рәисебез бик яхшы, гадел кеше иде, — ди.
Әнә шул елларны беренче тапкыр күп итеп икмәк алалар. Онытылырлык түгел шул! Беренче тапкыр авыз тутырып ипи ашыйлар. 
Ә аңарчы, элегрәк хезмәт көненә эшләгәннәр һәм бер хезмәт көненә 200 грамм икмәк бирәләр. Кара исәп белән алсак та, елына нибары 70 килограмм ашлык дигән сүз бу...
— Хәзер урамга чыгып йөрмим инде. Яшьтәшләрем дә калмады. Заманында күп идек без. Авылда бик азыбыз гына калды, күпчелек бәхет эстәп читкә китте, — ди.
Ә шулай да авылда калып, туган җирендә эшли алуына куана һәм тормышына рәхмәтләр укый ул.


Нет комментариев