Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Аз керемлеләргә ярдәм

Аз керемле гаиләләр еллык гаилә түләвен хуплаячак. Әгәр гаиләдә җан башына уртача керем яшәү төбәгендә яшәү минимумыннан артмаса, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, эшләүче ата-аналар ел саен гаилә түләвен ала алачак.

Түләү күләме түләүне сорап мөрәҗәгать иткән елдан алдагы ел өчен түләнгән керем салымы суммасы белән шул ук керемнән алты процент ставкасы буенча исәпләнгән салым суммасы арасындагы аерманы тәшкил итәчәк. 
Башка сүзләр белән әйткәндә, гаиләләргә салымны алты процент ставкасы буенча саныйлар, ә аерманы кире кайтаралар. Түләүне алу хокукына 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр ия булачак. Ә балалар көндезге укуда укысалар – 23 яшькә кадәр. 
Ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш, ә аларның керемнәреннән түләү сорап мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елда керем салымы түләнергә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев