Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчасына кунакта

Бүген Ташчишмә авыл балалар бакчасына кунакка бардык.

Әлбәттә,  буш кул белән бармадык. Нәни дусларыбызда татар теленә мәхәббәт, мәдәнияткә кызыксыну уяту  максатыннан, татар халык әкиятенә нигезләнеп эшләнгән  "Егет һәм Юлбасар" исемле өстәл театры күрсәттек. Әкият маҗаралы күренешләргә бик бай. Без явыз юлбасар белән дә очраштык. Гадел, белем алырга омтылган егетнең явызлыкны җиңә алуын да күрдек. Әкият геройлары; 4 нче сыйныф укучылары  Ана-Айгөл Хөсәенова, Егет - Алсу Хисамиева, Сәүдәгәр - Камилә Сабирова, Юлбасар - Айзилә Хасибуллина. Укучылар үздәренең рольләрен бик оста итеп башкарып чыктылар. Нәни дусларыбыз безгә рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Ташчишмә авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Н.Ш.Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев