Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар
Хәбәрләр

Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар

Чембулат авылында балалар Сабантуе булып узды.

Чембулат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны, килгән кунакларны тәмле плов, кайнар чәй, тортлар, төрле тәм-томнар белән сыйладылар.

"Әтнә районы үзешчәннәре бик матур концерт куйдылар. Балалар, олылар бөтен уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунакка хәтта ак аюныда чагырдык. Соңыннан бәйрәм салюты да булды", - дип хәбәр итә Чембулат авылы мәдәният йорты җитәкчесе Камил Галлямов. 


Нет комментариев