Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар Сабантуе үткәрделәр

Иске Җогып авылы яшьләре балалар сабантуе үткәрде.

Сабантуйда җыр - бию милли уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Әти - әниләр волейбол уйнады. Балалар өчен батут, тәм-том, уенчыклар сату кибетләре эшләде. Сабантуй кунаклары кайнар плов һәм самовардан тәмле чәй белән сыйланды. Сабантуйга балаларны котларга ак аю да кунакка килде. Ахырдан күбектә коенып бию өчен дискәтүк оештырылды. Чара авыл клубының спорт мәйданчыгында узды.
Бәйрәмдә бер генә бала да бүләксез калмады. Әти-әниләр дә, әби-бабайлар да рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев