Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче ата-анага хезмәт хакы түләргә тәкъдим ителде
Еш кына ата-ананың берсе бала карау өчен эшен калдыра, бу бигрәк тә 5-6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә кагыла.
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлаган ата-аналарның берсенә «хезмәт хакы» түләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Инициатива белән ул Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковка мөрәҗәгать итте. Бу хакта RT хәбәр итә.
Милонов сүзләренчә, соңгы елларда Россия җәмгыятендә ата-анага ярдәм чаралары турында актив фикер алышалар. Еш кына ата-ананың берсе бала карау өчен эшен калдыра, бу бигрәк тә 5-6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә кагыла. Мондый вазгыять бигрәк тә күп балалыларга хас һәм бу гаиләнең гомуми кеременең сизелерлек кимүенә китерә.
«Гаилә институтына ярдәм итүнең һәм демографик вазгыятьне стимуллаштыруның югары әһәмиятен исәпкә алып, үзен балаларны тәрбияләүгә багышлаган ата-аналарның берсе өчен «хезмәт хакы» кертү мөмкинлеген карауны сорыйм», - дип ассызыклады Милонов мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев