Балаларга тәмәке сатсаң - 2 млн сум штраф
Депутатлар яңа закон кабул итте.
Депутатлар тәмәке һәм никотин продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ санкцияләрне катгыйландыручы төзәтмәләрне хуплады. Алар икенче һәм өченче укылышта бу турыда закон кабул итте. Документ буенча, балигъ булмаганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция, аны куллану яки җитештерү җайланмалары саткан өчен җаваплылык арта. Яңа кагыйдәләр буенча штраф күләме:
физик затлар өчен - 60 меңнән 300 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затлар өчен - 300 меңнән 700 мең сумга кадәр;
юридик затлар өчен - 600 меңнән 2 млн сумга кадәр.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, балаларны тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган продукция кулланудан саклау мөһим.
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев