Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Балалары булмаган гражданнар өчен салым кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев бала табудан аңлы рәвештә баш тарткан кешеләр өчен махсус салым кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Царьград» телеканалы эфирында әйткән.

Депутат сүзләренчә, бүген баласы булмаган өлкән кешеләргә булышу тулысынча дәүләт җилкәсендә. Шул сәбәпле ул: «Әгәр бала табарга теләмисез икән, лаеклы картлык өчен салым түләгез», – дип тәкъдим иткән.

Андрей Гурулев әйткәнчә, илдә туучылар санын арттыруга комплекслы караш кирәк. Аның фикеренчә, аерым алганда, дәүләт, бала табарга уйлаган һәр хатын-кызның сыйфатлы медицина алу мөмкинлеге булырлык шартлар тудырырга тиеш. Шулай ук ул, демографик кризистан чыгу өчен хакимиятне уйланылган һәм нәтиҗәле карарлар кабул итәргә өндәде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев