Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бәрәскә авылында Бөек Җиңү уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте

Биредә мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән тантана булды.

Бәрәскә авылында Бөек Җиңү уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы иң элек "Ленин" исемендәге күмәк хуҗалык бинасы каршында узды.

Биредә мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән тантана булды.

Аннары тантана Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган обелиск янында дәвам итте.

Биредә авыл имамы Рамазан хәзрәт моңлы "Фәтихә" сүрәсен укып, изге догаларын җиткерде.

Митингта балалар гына түгел, авыл халкы, шулай ук соңгы елларда сугыш уты кичергән авылдашлары да бар иде.

Тормыш юлларына төрле язмышлар туры килсә дә, бу көнне бөтен авыл бер булып, бөек җиңүне билгеләп үтте. Киләчәк буыннар да бу истәлекне, бу тарихны онытмасын, сугышның коточкыч хәсрәтләренә юлыкмасын иде дигән теләк белән. Җиңү бәйрәме, һәр елны кешеләрнең йөрәкләрен шатлык, горурлык һәм мәңгелек хәтер белән тутыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев