Бәрәскә балалар бакчасында «Кошлар безнең дуслар» исемле тематик кичә узды
Әлеге кичә «1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне» уңаеннан үткәрелде.
Язгы кояш карларны эретә башлагач, җылы яклардан кошлар кайта башлый. Кызганычка каршы, барлык кошлар да туган җиренә кайтып җитә алмый. Ә кайтып җиткән кошлар кеше ярдәменә бик мохтаҗ: алар ач һәм көчсез. Нәкъ менә шуңа күрә 1 апрельдә бу бәйрәм үткәрелә – бу көнне кешеләр кошлар өчен нинди дә булса файдалы эш эшлиләр. Халыкара кошлар көне 1906 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – кошларның төрлелеген һәм санын саклау.
Бәрәскә балалар бакчасын да "Кошлар безнең дуслар"исемле тематик кичә узды. Кечкенәдән табигатькә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим.
Балалар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында җырлар тыңладылар, кәгазъдән кош ясап карадылар. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев