Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бәрәскә егете Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...

Ул төркемдә 3 ел эшләде. Китүнең сәбәбен Радик үзе аңлатты.

– Фирдүс абый төркемендә 3 ел эшләгәннән соң, үземнең юл белән китергә карар кылдым. Үземнең иҗатка өметем сүнеп барган вакытта, Фирдүс абый миңа: «Син эстрадада калырга тиеш, бирешмә... Әйдә, әзрәк миндә эшлә, өйрән, иҗат ит, аннары үзең карарсың» дип, үзенең төркеменә чакырды. «Абый»ның төркемендә зур тормыш мәктәбе үтелде, мин бар яктан да ныклап үстем. Артист буларак та, шофёр буларак та, музыкант буларак та, автор буларак та, гөмүмән, кеше буларак мин бик үстем. Зур рәхмәт әйтәсем килә, Фирдүс абыйга! Миндә өмет, талант күргәне өчен, киңәшләр, дәресләр өчен. Командага зур рәхмәт за поддержку, һәр җырым алар аша, худ совет үтеп, чыгып барды.
Алла бирса, Фирдүс абый белән уртак җырларыбыз бар, бәлки концертларда ишетерсез дә әле. 
Озын сүзнең кыскасы, миңа тагын да үсәр өчен бу адымны ясарга кирәк... Бик сүкмәгез инде мине.
Мин рәхмәтле Аллаһ Тәгаләмә, мин рәхмәтле Безнең Тямайга!
Үземнең сольный концертларымда күрешербез, - ди Радик социаль челтәрдәге язылучыларына.

 Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев