Бәрәскә урта мәктәбе укучылары «Акый» чишмәсе юлын кардан чистарттылар
Табигатьне саклау – киләчәк буыннар алдындагы иң мөһим бурычларыбызның берсе.
Бәрәскә урта мәктәбе укучылары табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан "Акый" чишмәсе юлын кардан чистарттылар. Әлеге чара яшь буынның экологик культурасын үстерүгә, туган як табигатенә мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.
Чишмәнең әһәмияте зур. Ул тирә-яктагы авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Шуңа күрә аны саклау – һәркемнең бурычы. Укучылар чишмә юлын кардан арындырып, аның шифалы суыннан һәркем авыз итсен өчен тырыштылар.
Мәктәп укытучылары әйтүенчә, мондый чаралар укучыларның җаваплылык хисен арттыра, табигый байлыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
Укучыларның бу игелекле эше башкаларга үрнәк булып тора. Һәркем үзенең туган җиренә кайгырту һәм сакчыл караш белән карарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев