Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бәрәзә авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме узды

Әлеге чараны Бәрәзә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы оештырды.

Бәрәзә авылы мәдәният йорты каршында балалар өчен Сабантуй бәйрәме узды. Һәр баланың йөзендә шатлык, елмаю чагыла иде.

Традицион таяк тарту, капчык киеп йөгерү кебек уеннар да оештырылды. Кечкенә спортчылар көчләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар. Һәр катнашучы мактауга һәм бүләккә лаек иде. 

Шушындый матур бәйрәмнәр авылыбызның яшәвен, гореф-гадәтләребезнең саклануын күрсәтә. Киләчәк буыннар үз тарихын, мәдәниятен белсен, горурлансын өчен мондый чараларның әһәмияте бик зур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев