Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанда Хәния Фәрхине искә алалар

27 июльдә Башкортстанның Тәтешле районында легендар җырчы Хәния Фәрхине искә алалар.

Тамашачының яраткан кызы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы вафат булганга алты ел булды. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Аның иҗатын яраткан һәркем җырчы һәйкәле янына килеп чәчәкләр сала ала. Бүген иртән район мәдәният сарае мәйданында аның популяр җырлары яңгырый», диелгән хәбәрдә.

«Без Хәния Фәрхине мәңгегә онытмабыз. Йөрәкләрдә аның җырлары, иҗаты яши», — дип билгеләп үттеләр район мәдәният идарәсендә, дип яза «Башинформ».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев