Батырларның даны - мәңгелек
Каенсар авылында да обелиск янында тантаналы чара узды.
Яңгыр сибәләп торуга карамастан, бу чарага беренчеләрдән булып килгән Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин:
– Бик кирәк яңгыр бу, Бөек Җиңүне яулап шаһит киткән батырлар рухы сорап алгандыр аны, – дип куйды. Шунда ук районыбызда бик уңышлы барган язгы чәчүне, сөт җитештерүдә барган уңышларыбызны санап узды.
Газетабызның өлкән хәбәрчесе Сөембикә Мәгъсумҗанова чыгышын да яратып тыңладык. Обелискка Ленар Сәмигуллин һәм Ринат хәзрәт венок салдылар. Хәзрәт ватанны саклап һәлак булучыларның рухларына Коръән аятьләре укып багышлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев