Барлыгы ун берәмлек техника тикшерелде, ахырдан профилактик әңгәмә үткәрелеп, эксплуатация һәм юл йөрү кагыйдәләренең даими үтәлүенең мөһимлеге аңлатылды.
Кайберәүләр тракторларга җиңел машиналарга кебек, ел саен техосмотр кирәкми дип саный, әмма бу алай түгел.
Тракторлар һәм прицеплар ел саен техник карау үтәргә тиеш, техосмотр үтү таныклыгы булмаган техниканы, закон буенча, эксплуатацияләү тыела һәм аның өчен административ җаваплылык каралган.
- Техника хуҗалары бу турыда онытмасыннар иде, – дип кисәтә «Гостехнадзор» инспекторы Рафил Сабиров.
Нет комментариев