Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БДИне бетереп, гадәттәге имтиханнарны кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр

Россиядә БДИне бетереп, гадәттәге дәүләт имтиханнарын кертергә тәкъдим иткәннәр. Бу хупланган очракта “Россия Федерациясендә мәгариф турында” федераль законга төзәтмәләр кертеләчәк, дип яза “РИА Новости”.

Шулай итеп, 9нчы сыйныфны, шулай ук 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар соң дәүләт имтиханнарын кире кайтармакчылар дигән сүз бу. Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин инде. 2024 ел ахырына кадәр тапшырылган БДИ нәтиҗәләренең дүрт ел гамәлдә булачагы күздә тотыла. Ягъни вузлар шушы вакыт эчендә аларны кабул итәчәк. Парламентчылар (закон проектын тәкъдим итүчеләр) билгеләп үткәнчә, БДИ тирәсендә шау-шулар һәм фаҗигаләрнең тынып торганы юк. Нәкъ менә шуңа күрә дә укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүнең мондый төрен юкка чыгарып, элекке имтиханнарны кире кайтарырга кирәк. Депутатлар басым ясап әйткәнчә, БДИ аркасында балалар арасында хәтта үз-үзләренә кул салган очраклар да булгалый. Моннан тыш БДИ үткәрү һәм тапшыру дәүләттән дә, ата-аналардан да (репетиторларга түләү чыгымы күздә тотыла) зур чыгымнар сорый. Моннан тыш. закон проекты авторлары әйтүенчә, БДИ чыгарылыш сыйныф укучыларын, кирәкле урынга “каргачык” куеп, тест сорауларына җавап бирергә генә өйрәтә. Шул ук вакытта аларның фикерләү дәрәҗәсе үстерелми. Депутатлар фикеренчә, имтихан – формулаларны һәм сүзләрне яттан белүне түгел, бәлки фикерләүне тикшерү ысулы булырга тиеш.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев