Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бер атна эчендә Татарстанның автобус паркы 18 транспортка арткан

Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) Россия төбәкләренә киң күләмле пассажир транспорты җибәрде. Соңгы атнада Россиянең 28 субъекты үзебездә җитештерелгән 910 яңа автобус лизингка алган, дип хәбәр итә Россия Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Автопаркны яңарту Министрлык ярдәмендә « Инфраструктура для жизни» милли проекты кысаларында башкарыла. Шулай ук сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Төбәкләргә Россиянең әйдәп баручы заводлары: ПАЗ, ГАЗ, ЛиАЗ, НЕФАЗ һәм КАВЗ автобуслары кайтты.

Транспорт чаралары ташламалы лизинг программасы кысаларында тапшырыла, бу регионнарга пассажирлар автопаркын отышлы шартларда яңартырга мөмкинлек бирә.

Татарстан өчен бу атнада 18 транспорт берәмлеге кайтарылган. Иң күп автобуслар Түбән Новгород өлкәсенә китерелгән — анда бер атна эчендә парк 93 автобуска тулыланган. Шулай ук Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург лидерлар булды — 87 һәм 60 автобус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев