Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер авылда дүрт бала пилмән ашап үлгән

Ана кеше бишенче балага йөкле булган.

Красноярск краенда коточкыч фаҗинга булган. Красная Горка авылындагы кибеттән алынган пилмән һәм тавык итен пешереп ашаганнан соң 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек 4 бала һәлак булган. Аларның барысы да – бер гаиләдән, дип хәбәр итә “РИА Новости”. 

Шимбә – 21 сентябрьдә гаиләдәге барлык кеше, шул исәптән ир белән хатынның хәле кинәт кенә начарланган: алар бик нык коскан.

Дүрт балалы гаиләне, шул исәптән ата-ананы (әни кеше бишенче балага йөкле булган) ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар. Әмма балаларны коткарып кала алмаганнар: башта алты яшьлек кыз һәм аның 13 яшьлек абыйсы вафат булган. Якшәмбе көнне исә 11 яшьлек кыз, дүшәмбегә каршы төндә – 12 яшьлек апасы җан биргән. Балаларның әти-әнисе дә авыр хәлдә булган.

Бәхеткә, табиблар аларны үлем тырнагыннан йолып калуга ирешкән. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, балалар ризыкка ниндидер агулы матдә эләгүдән һәлак булган. Кибет хуҗасы һәм сатучыдан, амбулатория фельдшеры, гаиләнең туган-тумачаларыннан сорау алганнар. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, әзер ризыкка ниндидер агулы матдә эләккән булырга мөмкин. Биредә сүз күсе агуы турында бара.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев