Без – Тукайлы халык
«Әтнә таңы» редакциясендә үзәк китапханә хезмәткәрләре “Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе” Республикакүләм проекты кысаларында сара уздырдылар.
Чара барышында Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар яңгырады. Мәсәлән, шагыйрьнең балачагы авыр шартларда үтүе, әмма бу аның иҗатына бер дә комачауламавы билгеләп үтелде. Шулай ук Г.Тукайның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше бәяләп үтелде.
Китап күргәзмәсе исә Г.Тукайның төрле елларда басылып чыккан китапларын, аның турында язылган мәкаләләрне үз эченә алган.
Без, әлеге күргәзмәне зур кызыксыну белән карадык, үзебезне кызыксындырган китаплар, мәкаләләр белән таныштык. Күргәзмә Г.Тукай иҗатының күпкырлы булуын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев