Безнең ООО РЕГИОН ТРАНС – юл кагыйдәсен бозуда алда бара
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим. Әмма моны үтәмәүчеләр, хәтта үтәргә теләмәүчеләр дә бар шул.
Кызганычка каршы, моны кагыйдәгә әйләндерүчеләр дә аз түгел. Татарстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әнә шундыйлар исемлеген тәкъдим итте. Кызганычка каршы арада Әтнә районы оешмасы да бар.
Ул – ООО РЕГИОН ТРАНС. Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында оешма автомашиналары юл йөрү кагыйдәләрен 13 тапкыр бозганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев