Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле гаилә турында

Ир белән хатын 50 ел бергә яшәгәннәр. Бер - берсеннән серләре булмаган аларның, әмма хатын гына шкафның иң өстәге бүлегендә иреннән яшереп бер тартма саклаган. Ире бу хакта берни белмәгән.

Көннәрдән бер көнне хатын авырып киткән. Ул иренә үзенең яшерен серен ачарга булган һәм теге тартманы алып килергә кушкан. Ир тартманы ачкан һәм аның эчендә кулдан бәйләнгән бик матур ике курчак һәм 50 мең сум акча күргән. “Нәрсә бу?” дип аптыраган ир. «Беләсеңме, без өйләнешер алдыннан әбием миңа бәхетле гаиләнең серен ачып бирде», – дигән хатын. «Иреңә ачуың чыкса, бер кайчан да кара-каршы талашма. Иң яхшысы бер курчак бәйләп куй. Шул вакытта сез озак еллар бик матур итеп яшәрсез», – диде.

Ирнең күзләренә яшь тула. Тартмада ике генә курчак була бит, димәк, тавышланып яшәмәгәннәр.”Алай булгач, бу нинди акчалар соң? Син гаиләгә дигән акчаны шулай җыеп бардың мәллә?” – дип кызыксынган ир. «Мин бу акчаларны курчаклар сатып җыйдым...» – дигән хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев