Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Брянскига Украина Кораллы көчләре ракета һөҗүмендә алты кеше һәлак булган

Брянскига ракета һөҗүмендә алты кеше һәлак булган һәм тагын 37 кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Богомаз хәбәр итте.

«Террористик ракета һөҗүмендә алты гади граждан һәлак булды, 37се яраланды. Барысы да Брянск өлкә хастаханәсенә китерелгән, анда аларга медицина ярдәме күрсәтелә», – дип язган ул телеграм-каналында.

ТАСС хәбәр иткәнчә, хастаханәләргә 35 яралы китерелгән, аларның бер өлеше авыр хәлдә. Шәһәрдә сыену урынында булган 25 тән артык кешене эвакуациялиләр.

Брянскидагы предприятиеләрнең берсе цехына Украина Кораллы көчләре ракета һөҗүмендә зыян күргән. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Богомазга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Брянск өлкәсе буенча Баш идарәсе башлыгы Дмитрий Ерин хәбәр итте

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bryanskiga-ukraina-korally-koclare-raketa-houmenda-alty-kese-halak-bulgan-5920443

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев