Бүген Әтнәдә «Балыкчылар бәйрәме» узды
Иң күп балык тотучы - Сафиуллиннар гаиләсе
«Балыкчылар бәйрәме"н матур традициягә әверелдереп, быел да шаулатып уздырдылар. Әтнә плотинасына тирә як авыллардан килүче балыкчылар да күп иде.Барлыгы 33 балыкчы катнашты.
Иң беренче балыкны Дамир Садретдинов тотты.
Иң зур (940 гр!) балык тотучы – Эмиль Минибаев.

Иң өлкән балык тотучы – Олы Әтнә авылыннан Фәрит Сираҗиев.
Иң күп балык тотучылар булып Сафиуллиннар гаиләсе теркәлде. Алар барлыгы 20 балык тоткан.
Бәйрәмдә хәтта иң кечкенә балык тотучыларны да билгеләделәр.

Бәйрәмгә катнашучылар да, көч биреп торучылар да тәмле ухадан,

Камиль абыйның «фирменный» коймагыннан,
мәдәният хезмәткәрләренең тәмле чәеннән авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев