Бүген иртән Россия төбәкләрендә 52 БПЛА бәреп төшерелгән
Бүген иртән Россия төбәкләре территорияләрендә 52 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Мәскәү вакыты буенча 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Орёл, Смоленск, Тула өлкәләре һәм Мәскәү төбәге территорияләрендә 52 самолет тибындагы пилотсыз очкыч бәреп төшерде», – диелә хәбәрдә.
Элегрәк Саклану министрлыгы узган төндә Россия төбәкләрендә дошманның 334 БПЛАсы бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-irtan-rossiya-tobaklarenda-52-bpla-barep-toserelgan-5923084
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев