Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда 500дән артык участковый җитми

Татарстанда полиция участок уполномоченныйлары җитми.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә полиция участок уполномоченныйлары һәм министрлыкның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Марат Фәтхуллин сөйләде.

«Хәзергә кытлык 39 процент, ягъни, безгә 501 кеше җитми. Кайбер хезмәткәрләргә бер түгел, ә ике район беркетергә туры килә, ә бу өстәмә йөкләнеш», – дип аңлатты Марат Фәтхуллин.

Аның сүзләренчә, 2023 ел белән чагыштырганда хезмәткәрләргә кытлык 28 проценттан 39 процентка күтәрелгән. Әгәр ике ел элек 354 еше җитмәгән булса, бүген инде биш йөздән артык кеше җитми.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев