Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләкләнүчеләр исемлегендә Әтнәләр дә бар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татмедиа» АҖ басмаларының язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Язылу кампаниясендә иң актив почта хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Россия Почтасы» АҖ филиалы - «Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина, «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәтенең почта бизнесы департаменты язылу бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәһмиева күпьеллык хезмәттәшлек һәм Татарстанның матбугат басмаларына язылу кампаниясен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Шәһри Казан» газетасын пропагандалауга һәм тиражны арттыруга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты Әтнә районының почта хезмәткәрләренә тапшырылды:

1. Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылы, Сәгъдиева Гөлназ Ринат кызы,

2. Әтнә районы, Күәм авылы, Хәбибуллина Гөлия Фәргать кызы,

3. Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылы, Баһавиева Айгөл Наил кызы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев