Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булмаган бала өчен "Ана капиталы" алган...

Соңрак хатын, ялганлап, пенсия алуга да ирешкән.

Ижауда яшәүче 45 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Өч баласы булган килеш, ул, шәһәр хакимиятенә барып, дүртенче бала туу турында сөйләгән. Имеш, баласын ул өйдә тудырган. Хатын хәтта үзе белән күршесен дә алып килгән. Анысы 2016 елның 5 гыйнварында кыз бала тууын раслаган.

Нәтиҗәдә, ЗАГСта туу турында таныклык биргәннәр һәм 453 мең сум күләмендә ана капиталы алу рәсмиләштерелгән. Җинаятьчеләр белдерүе буенча, акчалар торак төзелешенә максатлы займ шартнамәсе төзелгән компания хисабына кергән.

Бер ел узгач, бу хатын ялган мәгълүматлар буенча 8500 сум күләмендә социаль пенсия дә рәсмиләштерә алган. Бу юлы ул гаиләнең туендыручысыз калуы хакында белдергән. 2017 елның ноябреннән 2019 елның июненә кадәр аңа 170 мең сум күчерелгән. Соңрак бу ялган да ачыкланган.

Хатын үз гаебен таныган, тулысынча үкенгән. Нәтиҗәдә, угры хатынга 623,5 мең сум урлау факты буенча гаепләү белдерелгән. Суд аны шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул Пенсия фонды каршындагы бурычын да түләячәк.

Хәзерге вакытта гаепләнүче Яр Чаллыдагы тулай торакта яши һәм урындагы предприятиедә эшли. Анда күченүне ул үз шәһәрендә эш таба алмавы белән аңлата.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bulmagan-bala-chen-Ana-kapitali-algan-508309/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев