Быел гриппка каршы кулланылачак вакцинага үзгәрешләр кертелгән.
Вирус штаммнары үзгәрү сәбәпле аны яңарту таләп ителгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, яңартылган вакцина республикага киләсе атнада яки сентябрь башында кайтарылыр дип көтелә. Медицина оешмалары препарат белән тәэмин ителгәч, Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башланачак.
Любовь Авдонина сүзләренчә, алдагы эпидемиологик сезонда түбәндәге вирус штамнары таралыш алачак дип фаразлана:
А гриппының H1N1 – “Миссури” штаммы, H3N2 – “Дарвин” штаммы.
В гриппының “Токио” штаммы (“Виктория” линиясе).
Әлеге штаммнар әзерләнә торган вакциналар составына кертеләчәк.
Нет комментариев