Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Быелгы «Татарча диктант» акциясе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак

24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр уздырыла чак.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел Татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителү сәбәпле, быелгы масштаблы чара бөек шагыйребезнең 140 еллык юбилеена багышлана.

Бу чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене – мәктәп укучыларыннан алып галимнәргә, мәдәният эшлеклеләреннән алып татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләренә кадәр берләштерә. Акциядә катнашу ихтыяри һәм бушлай, анда яше, җенесе, белеме һәм диненә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, акция кысаларында, гадәттәгечә, өч төрле текст тәкъдим ителәчәк: Татарстан һәм Башкортстан, Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр өчен.

«Һәрбер текст алдыннан без барыбыз да «Туган тел»не язабыз, аннары чәчмә әсәрләрдән өзекләр булачак. Өч текст та Габдулла Тукайның әсәрләреннән алыначак», – дип билгеләп үтте ул.

Узган ел диктантта 68 төбәк һәм 27 чит ил катнашкан. Хәзерге вакытка системада 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, әмма гаризалар кабул итү әле дә дәвам итә.

Акция ике форматта – офлайн һәм онлайн рәвештә оештырыла. Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар диктантны акциянең рәсми сайтында махсус электрон формада яза ала. Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Казан шәһәрендә төп мәйданчык 24 апрель көнне 10:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) ачыла. Монда 200гә якын кеше катнашуы көтелә. Шулай ук Казан дәүләт энергетика университетында да 13:00 сәгатьтә диктант язу мәйданчыгы оештырылачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byelgy-tatarca-diktant-akciyase-gabdulla-tukainyn-140-ellygyna-bagyslanacak-5922613

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев