Чембулат авыл зиратында көзге өмә булды
Зират – ул тарих, ул хәтер, һәм аны саклау – һәрберебезнең изге бурычы.
Чембулат авыл зиратында көзге өмә булды. Авыл халкы түнгән, сынган агачларны, үскән печәннәрне чабып жыештырдылар.
Зират – ул мәңгелек йорт, шуңа күрә анда һәрвакыт чиста, пөхтә булырга тиеш. Өлкәннәр яшьләргә зиратны ничек карап тотарга кирәклеген өйрәтте, бу эшнең әһәмиятен аңлатты.
Авыл халкы башкарган эштән канәгать калды, чөнки алар үзенең бурычын үтәде, мәрхүм булган якыннарының рухын шатландырды.
Мондый өмәләр авылларда еш уздырыла, бу – матур бер традиция. Ул халыкны берләштерә, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә, үткәннәрне хөрмәт итәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев