Чембулаттан – җылы оекбашлар
Чембулат авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен дип 23 пар оекбаш бәйләделәр”, – дип хәбәр итте авыл клубы мөдире Камил Галләмов.
Клубка килеп кенә түгел, өйләрендә бәйләүчеләр дә булган. Моны елдагыча дияргә дә кирәктер, чөнки өченче ел инде менә шулай җылы оекбашлар бәйләп җибәрәләр. 25 октябрь көнне әлеге гуманитар ярдәм посылка булып китәчәк. Иң куанычлысы – бу эшне башкаручы авыл хатын-кызлары үз эшләреннән канәгатьләр.
.jpeg)
Камил әфәнде сүзләренчә, Чембулат авылы халкы һәрвакыт бердәм булган, авыр чакларда бер-берсенә терәк булырга әзер торган. Бу юлы да алар читтә калмаганнар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар. Оекбашлар гына түгел һәр бер энә кадавында авылдашларының җылысы, кайгыртуы ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев