Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чисталык үзебездән тора

1 апрель көнне Татарстан республикасында, шулай ук районда санитар-чистарту икеайлыгы старт ала

 Шәһәрдә игътибар үзәгендә парк һәм скверлар, урам буендагы яшел зоналар булса, авылда, беренче чиратта урамнар чисталыгы, инеш буйлары, аеруча ике катлы йортлар янындагы чүп контейнерларының тирә-ягы булачак.

Аннан тыш, авылларда да парклар, яшел зоналар бар – аларның да ялт итеп, ерактан үзенә дәшеп торуы күз уңында булырга тиеш.

Чүп-чар өемнәре – аерым тема. Чөнки, анысы һәр авылга диярлек хас.

Алдагы елларда яшерен полоса, агачлык кырыйларында күргән чүплекләр турында газета битләрендә бер генә язмадык. Шуңа карамастан, яз башлану белән төрле төзелеш башлаучылар, эш дәверендә барлыкка килгән чүп-чардан әнә шул юл белән котылуны уңай күрәләр. Узган елда гына Республикада чүп ташлау белән бәйле алты меңнән артык тәртип бозу, 1589 санкцияләнмәгән, ягъни, үзлегеннән чүп-чар өемнәре оештыручылар ачыкланган. Хәзер чүп-чар ташлаган, яисә, аны санкцияләнмәгән чүплеккә илтеп ташлаган өчен штрафлар саллы. Бу очракта чүп-чарны җыеп йөрүче машиналарны кабат телгә алу урынлы булыр. Былтыр көз айларында гына бер ара “күз тиеп” алсалар да, әлегә кадәр тел-теш тидермәслек итеп эшлиләр.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев