Чишмәле Сап авылында спорт комплексы ачылды
Чишмәле Сап авылында яшәүче эшмәкәр Раушан Миллиҗанов турында белмәүчеләр юктыр.
Заманында авылдагы мәчетне ачу да да башлап йөрүчелэрнең берсе булды. Аннан тыш һәрвакыт социаль объектлар ачасы булса беренче башлап йөручеләрдән ул.
Бу елны да аның тырышлыгы белән авылда спорт мәйданчыгы ачылды. Аның ачылышына район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм башка рәсми затлар килгән.
Кумәк хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, Авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде. Алар барысы да бу эшне башлап йөрүче Раушан Миллиҗановка рәхмәтләрен белдердереп, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бу игелекле эштә аңа булышучылар да булды. Аларның барысына да авыл халкы олы рәхмәтен белдерде.
Бу турыда тулырак мәгълүматны газетабыз битләрендә укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Раушан энем БИК зур рәхмәт авыл өчен эшләгән эшләрең өчен. Яшьләребез өчен бер дигән аралашу урыны булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен менә дигән урын бу.
0
0