Covid-19 дөньяда 7 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән
Covid-19 дөньяда 7,1 миллион кешенең гомерен өзгән, әмма ул хәзер сезонлы авыру булып санала.
Бу хакта ТАССка Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Мәскәүдәге офисы башлыгы Батыр Бердыклычев хәбәр итә.
2025 елның мартына Covid-19 очраклары саны 778 миллионга җиткән. Рәсми рәвештә теркәлгән үлемнәр саны - 7 миллион 100 мең. Госпитализацияләр дәвам итсә дә, хәзер әлеге вирус алай ук куркыныч саналмый.
Бердыклычев билгеләп үткәнчә, авыру һәм үлем турында мәгълүматлар төгәл булмаска мөмкин, чөнки төрле илләрдә тестлаштыру һәм хисаплылар төзү үзгәрде. Хәзер Covid-19 күбрәк сезонлы гриппны хәтерләтә.
Профилактиканың төп чаралары актуаль булып кала бирә:
- Симптомнар булганда әйләнә-тирәдәгеләргә йоктырмас өчен өйдә калу яхшырак;
- Битлек киеп йөрү вирусның таралуын киметергә ярдәм итә;
- Кулларны даими юу, кеше күп йөри торган урыннардан качу һәм яхшы вентиляция шулай ук мөһим;
- Йөткергәндә һәм төчкергәндә авызыңны яулык белән каплау яисә читкә борылу яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев