Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Чулпан» лагеренда гаилә кыйммәтләре турында интерактив лекция узды

Россия Белем җәмгыяте проекты кысаларында оештырылган бу чара балаларның рухи үсешенә, гаиләгә карата мәхәббәт хисләрен ныгытуга ярдәм итәчәк.

Тәрбия буенча киңәшчеләр -   Роза Шакирова, Энҗе Рузалевна һәм Кадрия Закирова   Әтнә муниципаль районының "Чулпан" җәйге балалар лагеренда "Россия Белем җәмгыяте" Гомумроссия иҗтимагый - дәүләт агарту оешмасы тарафыннан эшләнгән "Гаилә-мәхәббәт һәм үзара аңлашу чыганагы" дигән интерактив лекция үткәрделәр.

Лекция барышында балалар гаилә кыйммәтләре, әти-әни белән үзара мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, хөрмәт һәм аңлашуның тормыштагы әһәмияте турында кызыклы мәгълүмат алды. Интерактив форматта узган чара балаларның актив катнашуына, үз фикерләрен ирекле белдерүенә мөмкинлек бирде. Оештыручылар лекциянең төп максаты – яшь буынга гаиләнең рухи нигезләрен, әхлакый кыйммәтләрен аңлату, аларда туганлык хисләрен тәрбияләү икәнен билгеләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев