Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

“Чулпан” ул – табигать, ял, спорт, рухи үсеш...

“Чулпан” балалар сәламәтләндерү лагерендә беренче смена 8-25 июнь көннәрне узды, икенчесе 29 июнь көнне башланып, 16 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Аннан соңгылары – 3 смена 20 июльдә башлана, аның бер өлеше – 6 август, икенче өлеше 9 август көнне тәмамлана. Эш шунда, ул сменада аерым субсидия буенча кыскарак сроклы ял итүчеләр дә булачак. Соңрак, тагын бер кыска смена көтелә: анысы 13-19 август көннәрне үтәр дип планлаштыралар.

Ни генә димәсеннәр, “Чулпан” ул – табигать, ял, спорт, рухи үсеш, яңа тәэсирләр... Ул – дуслык, иҗат, маҗаралар, ачышлар... Ул – якты мизгелләр, күңелле каникуллар... Лагерь директоры Руслан Сөнгатуллин белән шул хакта әңгәмә кордык.

  • Беренче смена кысаларында үзебезнең район балаларыннан тыш, Балтачтан һәм коммерция нигезендә килеп ял итүчеләр булды. Киләсе сменаларда Сабадан, Теләчедән килүләрен көтәбез, диде ул.

Кайчандыр биредә ял иткән бала буларак, ул чор белән бүгенгенең охшашлыгын күзалларга тырыштым. Юк, ял шартларын түгел. Чөнки хәзерге белән элеккене һич чагыштырырлык түгел. Хәер, әнә шул хәзерге шартлар яхшы булганга күрәсең, биредә ял итәргә теләүчеләр бик күп икән. Чират торалар дияргә була. Тик ни кызганыч, бу безнең район балаларына, аларның әти-әниләренә кагылмый икән шул.

Ә бит “Чулпан” лагере – беренче чиратта, берсеннән-берсе мавыктыргыч, күңелле чаралар дигән сүз ул. Саф һавада мавыктыргыч походлар һәм төрле уеннар, иҗади остаханәләр, бәйгеләр, кичке шоулар һәм дискотекалар, спорт ярышлары һәм күңелле стартлар уза. Ә барыннан да бигрәк биредә һәр бала үзен зур һәм тату команда әгъзасы итеп тоя. Монда һәр бала ниндидер яңалык ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев