Дәүләт ярдәме: гаиләләргә ничек ярдәм күрсәтелә?
«Гаилә» илкүләм проекты: РФ Президенты Путин инициативасында йөклеләргә һәм балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме.
«Гаилә» илкүләм проекты: РФ Президенты Путин инициативасында йөклеләргә һәм балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме
РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм программалары киңәйтелде. Россиянең икътисади һәм демографик үсешенә юнәлтелген бу инициатива, шулай ук, 7 октябрь һәм 7 апрельдә билгеләп үтелә торган йөклеләр көне белән бәйле чараларны да үз эченә ала.
Йөклеләр көне: әниләрне хөрмәтләүнең яңа форматы
Ил буенча «ВСЕБЕРЕМЕННЫМ.РФ» проекты астында уздырыла торган чаралар, йөкле хатыннарны һәм булачак әниләрне хөрмәтләү традициясен ныгыта. Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының кече залында уздырылган бәйрәм чарасы күп балалы әниләр, шулай ук әни булырга җыенган хатын-кызлар хөрмәтләп уздылар.
Дәүләт ярдәме: гаиләләргә ничек ярдәм күрсәтелә?
Проект кысаларында:
Йөклелек вакытында финанс ярдәме (социаль түләүләр, медицина ярдәме).
Бала тугачтан соңгы льготалар (яңа туган балага бүләкләр, ана капиталы программасы).
Күп балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр (тулай торак, белем алу өчен субсидияләр).
Әлеге түләүләр буенча районның Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галиев сөйләп үтте.
Шушы җылы, үзенчәлекле бәйрәм уңаеннан районыбыздагы Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасының кече залында матур чара узды. Бәйрәм белән котлап сәхнәдә Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Габидуллин Илгизәр Таһир улы, Әтнә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ибраһимов Сергей Вячеслав улы, Әтнә район үзәк хастаханәсенең хатын-кыз табибы Мухаметова Әльфия Муалиф кызы чыгыш ясадылар, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Бәйрәм бик матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев