Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Депутат Яңа ел алдыннан балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан түләү булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов Яңа ел алдыннан балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан түләү булдырырга тәкъдим итте.

Бу акча икътисадка китәр иде дип саный ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр дәүләт балалары булган гаиләләргә Яңа ел алдыннан бүләк сатып алу өчен акча бүлеп бирсә, бу алар өчен яхшы бүләк булыр иде», - диде ул РИА Новостига.

Парламентарий сүзләренчә, шулай ук мондый түләүләргә мохтаҗ булмаган балалы гаиләләр дә бар. Ул бу акчаларның да барыбер икътисадка китәчәген әйтте, диелгән хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/deputat-yana-el-aldynnan-balaly-gailalarga-daulat-tarafynnan-tulau-buldyryrga-takdim-itte-5864924

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев