Дмитрий Вандюков Иннополис мэры вазыйфасыннан үз теләге белән китте
Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюков 2025 елның 1 декабреннән вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатты.
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында Иннополис муниципаль берәмлеге Советының шундый карары басылып чыккан.
Мэр үз теләге белән гариза язган. Иннополис Советы әлеге карарны Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы Советына җибәрәчәк.
Элегрәк Вандюков Иннополис университетының яңа директоры итеп билгеләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев