Дусым авыл зиратында зур күләмле өмә уздырылды
Сәламәтлеге рөхсәт иткән һәркем үз өлешен кертергә тырышты.
Дөрестәндә, атналар буена сузылган мондый өмәнең булганы юк иде әле. Менә инде айга якын һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өмә уздырылды. Чыбык-чабык баскан җирләр чистартылып ягылды.
Өмәгә катнаша алмаган авылдашлар арасында матди ярдәм белән өлеш кертүчеләр дә булды.
«Безнең икенче йортыбыз булган зираттагы өмәләр ел да уздырыла. Зиратның чисталыгын, тәртибен барлап тору һәркемнең олы бурычы.
Аллаһ Тәгалә аларга саулык сәламәтлек, эшләгән эшләрендә, йөргән юлларында уңышлыкларын бирсен. Шул игелекле, саваплы гамәлләре белән Аллаһ Тәгалә ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә насыйплардан булсын», - диде Дусым авылы имамы Равил Фазылҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев