Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Дусым авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы зурлап билгеләп үтелде

Дусым авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Дусым авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Тантананы Равил хәзрәт Коръән сурәләре укып,  Ватанны саклау юлында һәлак булган авылдашларыбыз, шулай ук хәзерге заманда да изге бурычын үтәп һәлак булучылар рухына дога кылып башлап җибәрде.

Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин сугыш чоры балаларын, килгән кунакларны ихластан Җиңү бәйрәме белән котлады.

Чара Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары, бакчада йөрүче нәниләр тарафыннан әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте.

Хәтер минутлыгы: һәлак булганнар истәлегенә венок куелды.

Әлеге чара яшь буынга тарихи хәтерне саклауның әһәмияте зурлыгын ассызыкланды. Дөньяларыбыз имин-тыныч булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев