Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусымда авыл бәйрәме узды

Һава торышын гадәттә җәй көне карыйм мин!

Карасам да, ызандагы печәнем кибеп бетәргә торганда, күк йөзендә бер усал болыт барлыкка килеп, минем болай да исәр күңелне котыртып йөри башласа! Ул вакытта инде янымда булган беркемгә дә тынычлык калмый ..
Үзем рульдә йөрсәм дә, кыш көне бөтенләй һава торышы белән кызыксынмыйм! Табигатьнең начар көне була алмый аның! Бүген дә нәкъ шулай булды! 101 рәвешкә кергән һава торышының төс- кыяфәтенә шаклар булып, ачылмасмы икән бу көн диеп,бик өметләнсәм дә булмады! Булды!!! Ник булмасын! Урам бәйрәмен уздырдык! Аның бит мәш килеп әзерләнүе ни тора да, онытылып калган һәр әйбер саен өйгә чабуы гына да күңелле... Ахырдан искә төшергәндә.
Эх, бөтереп яуган көмеш кар астында әле кар көрәгәнегез генә булгандыр ла сезнең? Чана тартып, туп тибеп, биеп, уйнап йөргәнегез тущно булмады инде!
Минем барлык эшемнең башлангычы, кадерле тормыш иптәшемнең пешергән пловы гына да ни тора иде бит!
Булдырдык! Ник булдырмаска! Әле без чирканчык кына узабыз! Авыл кешесе миңа ,мин аларга ияләшәм! 

Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев