Эльмира Гайфуллина: «Күптән үз эшемне башларга хыяллана идем»
Районыбызда «Гаилә» милли проекты кысаларында социаль ярдәм чаралары актив тормышка ашырыла.Проект авыл җирендә яшәүчеләргә үз бизнесларын башлап җибәрер өчен зур мөмкинлекләр ача.
Гарифуллиннар гаиләсе — районыбызда яшәүче күп балалы гаиләләрнең берсе, алар өч кыз бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы Рөстәм газ оешмасында эшли, ә хатыны Эльмира дәүләт ярдәме нигезендә үз бизнесын булдырган.
— Күптән үз эшемне башларга хыяллана идем. Социаль контракт төзеп, дәүләттән финанс ярдәме алып була икәнен белгәч, ирем белән киңәшләштек тә, социаль яклау бүлегенә документлар тапшырдык. Гаризабыз тикшерелеп, расланды, һәм 2023 елның мартыннан мин үзмәшгуль булып теркәлдем», — дип сөйли Эльмира.
Алынган ярдәм акчасына ул кирәкле җиһазлар сатып алып, эшен киңәйткән. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм бу тырыш гаиләгә яңа мөмкинлекләр ачкан. Бүген күп балалы әни социаль ярдәмне үз хезмәте белән уңышлы берләштереп, сатып алучыларын табадан гына төшкән кайнар бәлеш, төрле кабымлыклар һәм камыр ризыклары белән сыйлый. Гарифуллиннар үз үрнәкләрендә күп балалы гаиләнең бәхетле һәм мул тормышта яши алуын исбатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев